Россия вузларының яңа мәгариф системасында магистратура программаларын потенциаль эш бирүчеләр белән берлектә эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген мондый практика гомүмән юк.
"Безнең бурыч - бу мөмкинлекне бирү, - дип өземтә китерә ТАСС. - Программаларны эш бирүчеләрнең - реаль сектор вәкилләренең актив катнашында югары уку йортлары эшләячәк".
Шулай итеп, университетлар компанияләр белән дә, тармак берләшмәләре белән дә килешә ала.Исегезгә төшерәбез, элегрәк Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы кайбер белгечлекләр буенча магистратурада уку вакыты бер елга кадәр кыскартылырга мөмкин дип белдерде. Мәсәлән, ИТ-белгечлекләр һәм инженерлар өчен.