2022 елда Татарстанда илкүләм проект буенча Яр Чаллыда мәктәп һәм тагын 117 «Точка роста» үзәге барлыкка килде

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

2022 елда «Мәгариф» илкүләм  проекты буенча Яр Чаллыда 1501 урынга мәктәп төзелгән. Ул 2,3 млрд сумнан артыкка төште. Тагын бер гомуми белем бирү оешмасы , Тукай районының Шилнәбаш авылында,  агымдагы елда төзелеп бетәчәк. 2022 елда проектны финанслау 62,7 млн сум тәшкил иткән, мәктәп 100 урынга исәпләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Моннан тыш,  проект буенча Апас һәм Баулы мәктәпләрендә ике спорт залы ремонтланган. Бу максатларга 2,9 млн сумга якын акча бүленгән. Бер елда республикада 117 «Үсеш ноктасы» үзәге, «Кванториум» балалар технопаркы һәм «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге ачылды. Бу максатларга 216 млн сум бүленгән. Тагын 14,3 млн. сум Казанда һәм Әгерҗедә ОВЗ булган балалар өчен психологлар, дефектолог һәм логопед кабинетлары өчен  җиһазлар сатып алуга тотылган.

Моннан тыш, һөнәри белем бирү оешмаларында остаханәләр төзүгә 58,8 млн сумлык 402 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Илкүләм  проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International