Татарстанда 14 предмет буенча меңнән артык кеше вакытыннан алда БДИ тапшырачак

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 21 мартта бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда  тапшыру этабы башлана, ул 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен республикада 14 предмет буенча 1 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. БДИның вакытыннан алда этабында имтихан үткәрү өчен өч пункт җәлеп ителәчәк: Казанда 13 нче рус-татар мәктәбе һәм 127 нче мәктәп базасында, шулай ук Яр Чаллыдагы  6 нчы мәктәптә.

"Һәр имтиханда ППЭ аудиторияләрендә контроль үлчәү материалларын бастыру һәм катнашучыларның җавапларын электрон рәвешкә күчерү технологиясе кулланылачак. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ППЭ мәгълүматлары тулысынча яңа принтерлар һәм сканерлар белән җиһазландырылган, - диде министрлыкның матбугат хезмәте вәкиле.

Имтиханнар үткәрү пунктлары видеокүзәтү һәм металл рамкалар белән җиһазландырылачак.

БДИның төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International