Татарстанда информатика, җәмгыять белеме һәм тарих буенча БДИда катнашучылар саны арткан

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстанда быел БДИ тапшыру өчен  информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм әдәбиятны  сайлап алган унберенче сыйныф укучылары саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Рус теле буенча БДИны 14 937 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. 2023 елда чыгарылыш укучылары саны, 2022 ел белән чагыштырганда, 748 кешегә кимегән. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, аерым фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны артты», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры 20 марттан 19 апрельгә кадәр уздырыла. Төп чор 26 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен тапшыручылар өчен өстәмә чор һәм база математикасы 6-19 сентябрьдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International