2023 елда, шулай ук, "Столичный" торак комплексы янындагы яңа мәктәп һәм Адоратский урамындагы ике яңа балалар бак часы үз ишекләрен ачачак.
Быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 7 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Ремонт эшләре 6 уку йортының азык-төлек блогында узачак. Адоратский урамында ике балалар бакчасы төзелә, ә «Столичный» торак комплексы янында 1224 урынга мәктәп төзелә. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.