Укытучылар өчен Бөтенроссия һөнәр олимпиадасына теркәлү башланды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Педагог һәм остаз елы кысаларында укытучылар һәм мөгаллимнәр өчен III Бөтенроссия һөнәр олимпиадасы башлана. Ул ике юнәлеш буенча үткәрелә: информатика укытучылары өчен «ПРО-IT» олимпиадасы («Яндекс.Учебник» белән берлектә) һәм физика, химия һәм биология укытучылары өчен «Фән ДНК» олимпиадасы.  Узган ел Бөтенроссия һөнәр олимпиадасы илебезнең  50 меңнән артык педагогын  берләштерде.

Олимпиадаларда катнашу бушлай. Тулырак мәгълүмат олимпиаданың рәсми сайтында урнаштырылган.

Үткәрү көннәре: дистанцион этап: 2023 елның  20 март 3 апреле, көндезге  этап: 2023 елның 13-14 апреле («ПРО-IT»), 2023 елның 20-21 апреле («ДНК науки»).

Үткәрү рәвеше: дистанцион һәм көндезге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International