РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рособрнадзор җитәкчесе белән очрашты
Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәү, Россия Федерациясенең яңа субъектларын Россия белем бирү киңлегенә интеграцияләү, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, «Мәгариф» һәм «Демография» илкүләм проектлар кысаларында төзелгән балалар бакчаларын лицензияләү РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашуы барышында фикер алышу темалары булды.
Рособрнадзор җитәкчесе хәбәр иткәнчә, якындагы перспективада профильле ведомстволарга югары белем бирү системасында белгечләр әзерләүдә үзгәрешләр белән бәйле нормалар билгеләү эшен башкарырга туры киләчәк.