Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" проекты VK компаниясе ярдәмендә блогер-педагоглар һәм мәктәп берләшмәләре администраторлары өчен масштаблы конкурс ача.
Конкурста гамәлдәге блогерлар гына түгел, ә блогер булырга теләүчеләр дә 14 яшьтән бушлай катнаша ала. Моның өчен 20 апрельгә кадәр проектның рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Һәр катнашучы бушлай белем бирү программасына керә алачак.
Мәгариф министрлыгы «ТопБЛОГ» проекты кысаларында ике махсус номинация - «Педагогның иң яхшы блогы» һәм «ВКонтакте»ның иң яхшы мәктәп берләшмәсе»н хуплый.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат проектның рәсми сайтында урнаштырылган.