Белем лигасы: укучыларыга һәм көллият студентларына ничек интеллектуаль уеннарда катнашырга

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

"Россия "Знание" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Белем лигасы" интеллектуаль уеннары сезоны башлана. Бу Россиядә катнашучылар саны буенча да, аларның географиясе буенча да иң зур турнир булыр дип көтелә. “Белем лигасында” 14 яшьтән 18 яшькә кадәрле көллият  студентлары һәм укучылар катнаша алачак.

Анда катнашырга теләүчеләргә  турнир турында нәрсә белү мөһим? Шәхси онлайн-уеннар ничек оештырылган? Мәктәп һәм көллиятләрдән командалар нинди принцип буенча формалашачак? Финал кайда узачак, иң яхшыларны ничек билгеләячәкләр һәм төрле этапларда җиңүчеләр нинди бүләкләр алачак?

Бу һәм башка сорауларга "Белем бирү мохите" онлайн-программасы экспертлары җавап бирәчәк, ул 22 мартта Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International