"Движение Первых" балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте үзенең "Движ" телеканалын теркәде. "Балаларның һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшьләр оешмасы Россия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча оештырылды, аның гамәлгә кую җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды.
Хәрәкәткә алты яшьтән керергә мөмкин. Катнашучылар башлангыч гомуми, төп гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы балигъ булмаганнар булырга мөмкин.