Лаешта күрү сәләте начар булган балалар өчен тренировка сыйныфы ачылды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш интернат-мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тренировочный класс» укыту-социаль фатиры ачылды. Мондый класста булу балаларга мөстәкыйль тормышка яраклашырга ярдәм итәчәк.

Лаеш районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, интернатта нигездә начар күрүче балалар яши. Алар аннан  киткәч, гадәти тормышта һәм көнкүрештә аларга кыен була: алар бәрелә-сугыла, пешә  башлыйлар, аларга опекуннарсыз яшәү җиңел түгел. Күнегүләр сыйныфында әзерлек аларны мөстәкыйль булырга өйрәтәчәк.

Илкүләм  проектлар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда гамәлгә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International