Татарстанда яшь геологларның XIV Бөтенроссия кыр олимпиадасы узачак

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

27 июльдән 7 августка кадәр Татарстанның Әлмәт районында яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узачак. Анда катнашучылар  “Кояшлы” балалар сәламәтләндерү лагере базасында җыелачак, дип аңлашыла ТР Министрлар Кабинеты карарыннан.

Болардан тыш, документ олимпиаданы әзерләү һәм уздыру буенча чаралар планын, шулай ук республика оештыру комитеты составын раслый,  аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкли. Аның ведомствосына җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра), "Татнефть" ГАҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ һәм Татарстанның кече нефть компанияләре белән олимпиада уздыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек оештыру йөкләнгән.

Документта шулай ук предприятиеләрнең олимпиаданы әзерләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтү турындагы тәкъдимнәре бар, шул исәптән акча бүлеп бирү буенча (37 млн сумнан артык).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International