Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларының нинди хокук бозулар өчен БДИ дан чыгарылуы мөмкин икәнлеген аңлатты

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

БДИ үткәрү тәртибен бозган очракта, чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнан чыгарыла.  Имтихан уздыру пунктында нәрсә эшләргә ярамаганлыгы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Һадиуллин әйтүенчә, БДИ катнашучысы фәннәр буенча минималь баллар алмаса, имтиханны бер елдан соң гына яңадан бирә алачак. "БДИ уздыру пунктларының аудиторияләрендә ике камера, ситуацион үзәк һәр баланың нишләгәнен  күзәтеп тора, ничә тапкыр чыга һәмкерә,  кая карый икәнен. Әгәр шпаргалкалар куллану омтылышлары бар икән, бала имтиханны уңышлы тапшыруга өметен югалта. Чөнки бер елга кичектерү булачак ", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International