Татарстанда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте югары уку йортларына укырга җыю игълан ителде

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе гражданнарны Мәскәүдәге ФСБ Академиясенә, шулай ук Калининград, Курган һәм Анападагы чик буе институтларына керергә чакыра, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Белеме  уртачадан түбән булмаган, хәрби хезмәт үтмәгән, шулай ук хәрби хезмәт яки контракт буенча хәрби хезмәт узган  16-24 яшьлек РФ гражданнары  чакырыла.

Югары уку йортларында уку вакытына һәм аннан соңгы 5 елга хәрби хезмәт узуга контракт төзеләчәк. Чыгарылыш  укучысы югары яки урта һөнәри белем турында диплом һәм "лейтенант" дәрәҗәсе  алачак.

Укучыларны бушлай белем алу, уку чорына акчалата ярдәм, аннан соң яхшы хезмәт хакы, ташламалы хәрби ипотека, өстәмә һәм түләүле отпуск көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International