Яр Чаллыда ике яңа мәктәпкә укучылар кабул итүне оештыру турында сөйләделәр

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының ике яңа мәктәбенә укучылар кабул итү җәйгә  табарак оештырылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, Автоградта әлегә ике яңа уку йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә җитәкчеләрне раслау  процедурасы бара. Бу процесслар тәмамлангач, укучылар җыю башлана.

Элегрәк «Татар-информ», 1 сентябрьгә Яр Чаллыда һәрберсе 1 501 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзеләчәк дип хәбәр иткән иде.  Мәктәпнең берсе 34 нче микрорайонда , икенчесе - Орел кыры районында («Притяжение» микрорайоны) төзелә. Һәр объектны төзү 2,7 млрд. сумга төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International