КФУда Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни конференциянең йомгаклау этабы башлана

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

24 март көнне Казан федераль университетында Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясенең йомгаклау этабын ачу тантанасы узачак.

Конференция 4-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучылар өчен үткәрелә. Конференциягә КФУның төп юнәлешләренә туры килә торган табигый-фәнни һәм гуманитар белем өлкәләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителә.

Конференция кысаларында шулай ук педагоглар өчен “Сәләтле укучылар: ачыклану, ярдәм һәм үсеш. Заманча инновацион практикалар һәм технологияләр» түгәрәк өстәлләр узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конференцияне ачу тантанасы "КФУда PROфән" фәнни-популяр проекты "Зачетная ночь" кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International