Укучылар өчен «Движение Первых» Россия хәрәкәтенең "Предпринимай!"бизнес-марафоны старт ала

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

14-18 яшьлек мәктәп укучылары бизнес-марафон кысаларында бизнес идеяләргә өйрәнә, шулай ук үз эшен эшләтеп җибәрүгә әзерләнә алачак.

Бизнес-марафонда катнашучыларга бизнес һәм эшмәкәрлек турындагы белемнәргә кагылышлы биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә. Бурычлар һәр көн 10 апрельгә кадәр (шул көнне кертеп) махсус чат-ботта урнаштырылачак. Һәр яңа биремне  алдагысын үтәгәннән соң эшләргә мөмкин булачак. Марафонның онлайн-этабын уңышлы узган катнашучылар төбәкләрдәге яшь эшмәкәрләр клубы тренерлары белән көндезге эшкә керешәчәк. Тәҗрибәле остазлар белән бергә 1000 укучы үзмәшгуль статусын рәсмиләштерәчәк һәм беренче сатуларны башлаячак. Шул ук вакытта иң популяр проектлар төзегән яки иң зур табыш алган 75 катнашучы май аенда Сколковода Startup Village Јипіогда инвесторлар һәм эшмәкәрләр белән очрашуга чакырылачак.

Үткәрү көннәре:  2023 елның   21 март - 10 апреле.

Үткәрү форматы: онлайн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International