ArtMasters IV иҗат чемпионатында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан халкы ArtMasters IV чемпионатында катнаша ала. Анда катнашучылар - фотографлар, видеооператорлар һәм монтажерлар, график, веб-, геймдизайнерлар һәм аранжировщиклар - акчалата призлар өчен көрәшергә һәм иҗади һөнәрләр өлкәсендәге потенциалны ачарга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучыларны ике категориягә бүләчәкләр: юниорлар (14 яшьтән 17 яшькә кадәр), шулай ук төп (18 дән 35 кә кадәр). Чемпионатның приз фонды бу юлы 23,75 млн сум тәшкил итәчәк.

Вакыйга турында тулырак аның сайтында белергә мөмкин. Катнашу өчен гаризалар быелның 28 маена кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International