Илсур Һадиуллин: тугызынчы сыйныф укучылары информатика буенча яңа форматта имтиханнар тапшырачак

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Быел информатика һәм ИКТ буенча төп дәүләт имтиханы  (ОГЭ) яңа форматта узачак. Тугызынчы сыйныф укучылары аны компьютер формасында тапшырачак. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. Тагын бер яңалык,  имтиханнар уздыру пунктларының штабында җавап бланкларын сканлау технологиясе булачак, диде министр.

Аның сүзләренә караганда, узган елларда тугызынчы сыйныф укучыларының барлык имтихан материалларын Казанга алып килгәннәр һәм мәгълүматны эшкәртүнең төбәк үзәгендә сканлаштырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International