2023 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр Алабуга муниципаль районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалы узды.
Татарстанның 14 муниципаль берәмлегеннән килгән мәктәп укучылары берьюлы берничә спорт төрендә ярыштылар. Бу баскетбол 3х3, җиңел атлетика, тэг-регби, шахмат, спорт ориентлашуы һәм "Брейн-ринг" конкурс сынаулары.
Ярыш йомгаклары буенча 1 урынны Алабуга районының 8 нче урта мәктәбенең «Лидер» спорт клубы, 2 урынны Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясенең «Олимпка юл» спорт клубы , ә 3 урынны Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Юность» спорт клубы алды.