28 мартта Казанда «Россия - Минем тарих» мультимедиа тарихи паркы мәйданчыгында (Оренбург тракты, 8 йорт, 2 к.) «Геройлар турында белү» яшьләр хәрби-патриотик форумы була, ул Россия «Знание» җәмгыяте тарафыннан оештырылган. Форум остазлары - тарихчылар, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре, волонтерлар, космонавтлар, Казан яшьләре белән Россия тарихының төрле елларында ватандашларның героизмы, тарихи хакыйкатьне бозуның актуаль проблемалары, шулай ук Россиянең үсешендә Татарстанның әһәмияте турында фикер алышачак. Чара бушлай уза, катнашу өчен «Белем» җәмгыяте сайтында теркәлү узарга кирәк.
Форум интеллектуаль викторина белән тәмамланачак . Мәктәп укучылары һәм студентлар республикабыз тарихы, ил тарихы турында белемнәрен тикшерә алачак. Викторина җиңүчеләре “Белем” Россия җәмгыятеннән истәлекле бүләкләр алачак.