Бердәм дәүләт имтиханы һәр укучыга үз белемен күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм барлык чыгарылыш укучылары өчен тигез шартлар тудыра. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Мәскәү халыкара мәгариф салонында булганда белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы имтиханны камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрне карарга әзер, әмма "иң мөһиме, ул гадел һәм объектив булсын".
Мәгариф министры ачыклаганча, чыгарылыш укучыларының югары уку йортларына олимпиадалар һәм конкурслар нәтиҗәләре буенча кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар. Шулай ук, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә инженерлык сыйныфларын ачуны дәвам итәчәк: алар тагын 22 төбәктә барлыкка киләчәк.
Тэги: #образованиетатарстан #ГИА2023 # сдаеммесатарстан #сдаемместепттан #готовимсявместерт #готовимсякГИА егэ2023