Татарстанның 14 укучысы химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булдылар

2023 елның 25 марты, шимбә

16-23 март көннәрендә Сочида "Сириус" Федераль территориясе базасында химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 25 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.

Химия буенча Олимпиада өч турда узды: беренчесе һәм икенчесе – теоретик һәм эксперименталь. Үзәк предмет-методик комиссия тарафыннан олимпиадада катнашучыларга химиянең төп бүлекләре буенча биремнәр тәкъдим ителде.

Татарстанның 3 белем бирү оешмасының укучылары  җиңүче булды:

- Альберт Семенов, Казан ш. Мәскәү районының «2 нче лицей-интернат»ының  9 нчы сыйныф укучысы,   Никита Перов, Казан ш.,  Вахитов районындагы «131 нче лицей» ның  11 нче сыйныф укучысы, Эмиль Хөснетдинов, КФУның «IT-лицей» ның  11 нче сыйныф укучысы.

Татарстаннан  тагын 11 укучы  призерлар  булды. Котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International