Россия хөкүмәте мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау программаларын дәвам итә

2023 елның 24 марты, җомга

Россиядә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау  дәвам итә. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең еллык хисабы барышында белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт ярдәмендә төбәкләрдә балалар бакчалары актив төзелә.

Хөкүмәт башлыгы кыенлыклар килеп туган төбәкләргә зур ярдәм күрсәтелүен искәртте: Забайкалье крае, Бурятия Республикасы һәм Ингушетия 6 млрд сум алачак. Бу акчалар 36 яңа балалар бакчасы төзелешенә тотылачак.

Гомумән алганда, гамәлгә ашырыла торган чаралар нәтиҗәсендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге агымдагы вакытка 99,6% тәшкил итә. 2 айдан 3 яшькә кадәр булган балаларга килгәндә, монда файдалану мөмкинлеге күрсәткече узган елда арткан һәм 98% җиткән. Төзелеш һәм капиталь ремонт буенча президент программалары мәктәпләргә кагыла. Узган ел 1,5 меңнән артык бина ремонтланган һәм 250дән артык төзелгән.

Яңарту мәктәп автобуслары паркына да кагыла: 4 меңнән артык машина сатып алынган.Моннан тыш, мәктәпләр төзелеше өлешендә 2023 елда 280 мең урыннан артык булган 418 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International