«Движение Первых» яшьләргә дусларын һәм фикердәшләрен табарга ярдәм итәчәк. Хәрәкәт инде берничә ай бара , тик күпләр моның нәрсә икәнен аңламый. Сез яшь кешенең хәрәкәттә үзенә нинди этәргеч таба алуын, моның бер өлеше булуын аңлатып бирә алмассызмы?
«Движение Первых» балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә күңеленә яткан кызыклы эшләр, дуслар һәм фикердәшләр табарга, алар белән бергә чараларда катнашырга һәм үз идеяләрен, проектларны башлап җибәрергә һәм аларны тормышка ашыруга ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, тематик лагерь сменаларында, турпоходларда, фестивальләрдә катнашырга, үзләрен яшүсмерләр медиасында һәм төрле онлайн-форматларда журналист ролендә сынап карарга.
Якын арада нинди чаралар планлаштырылган?
27 мартта «ВКонтакте»да «Марафон Первых» 10 көнлек онлайн-марафоны башлана. Татарстанда төзелгән «Движение Первых» клублары гына түгел, команданы җыючы барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.
«Движение Первых» клублары мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә, сәнгать мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында, балалар иҗат йортларында ачыла ала. Клубны теркәү шулай ук будьввежении.рф сайтында башкарыла. Моның өчен команданы (фикердәш өч дус) җыярга һәм заявка җибәрергә кирәк.
Ничек итеп «Движение Первых» нең бер өлеше булырга мөмкин?
Теләге булган һәркем була ала. Әгәр дә яшүсмер активист яки олимпиадник булмаса да, ул барыбер күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алачак. Мәсәлән, быел җәен ишегалларында активлык үткәрергә планлаштырабыз. Хәрәкәткә кушылыр өчен, сайтта теркәлергә кирәк. Ә алга таба безнең социаль челтәрләрдә активлыкны күзәтергә һәм аларга кушылырга. Шулай ук теләсә кайсы катнашучы безгә үз идеяләре белән мөрәҗәгать итә ала, чөнки хәрәкәт барлык тәкъдимнәргә дә ачык.
Мәктәпләрдә тәрбия эше һәм балалар оешмалары белән элемтә буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк. Күптән түгел мәктәпләрдә «Движение Первых» белән шөгыльләнүче кешеләр өчен яңа ставкалар барлыкка киләчәге турында белдердегезме? Бу нинди ставкалар һәм аларны кем алачак? Бу мәктәп хезмәткәрләре өчен ставкалар, алар директорларга һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарларга аларның эшчәнлегендә ярдәм итәчәк. Асылда бу мәктәпләр базасында хәрәкәтне үстерү белән турыдан-туры шөгыльләнәчәк кешеләр.
«Движение Первых» хәрәкәтенә багышланган чара мәктәпләрдән тыш узачак
Пионерия белән охшашлыгы , ул оешманың атрибутикасы һәм багышлау тантанасы булган. «Движение Первых» та моңа охшаш нәрсә булачакмы?
Атрибутика хәзер формалаша. Багышлау, план буенча, яңа уку елыннан башлана. Алар мәктәп территорияләрендә үткәрелмәячәк. Ул яшьләр үзәкләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә, хөрмәтле кунаклар катнашында, кызыклы интерактив форматта барачак һәм ул беренче чиратта балалар һәм яшьләр өчен кызыклы, чыннан да истә калырлык булачак.