«Татнефть» заманча белем бирү мохитен формалаштыруга үз өлешен кертә. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәктәпкәчә учреждениеләрдә компания инициативасы белән инде берничә ел «“Татнефть” һәм балачак. Киләчәк белән диалог" проектын тормышка ашыра .
"3D-комплекслар, "Бабашка" конструкцияләү өчен материаллар, болар барысы да бездә "Татнефть" ярдәмендә бар"
Нефть компаниясенең социаль проекты кысаларында Әлмәттә «Бәләкәч» балалар бакчасында узган атнада бөтен төбәктән 85 педагог катнашында төбәк семинар-практикумы узды. Алар проект эшчәнлегендә практика үттеләр, махсус белем бирү ресурслары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, әлеге инструментларны эштә кулланырга өйрәнделәр, балаларда ординар булмаган иҗади сәләтләрне үстерүгә, пространстволы модельләштерү һәм баланың үзен шәхес буларак кабул итүенә юнәлдерелгән программаларны куллану тәҗрибәсе белән алмаштылар. Чарада катнашучылар шулай ук «Социоигровой стиль работы» мавыктыргыч эшлекле уенында катнашты. Шул ук вакытта алар, дәресләрдә балалар эшли торган биремнәрне әа башкарды.
"Без балаларыбызның лаеклы белем алачагына ышанырга тиеш"
Шуны да әйтеп үтик: проектны гамәлгә ашыру чорында 350дән артык тәрбияче белем алды, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы 100 дән артык балалар бакчасы бу программа буенча эшли башлады, ул нефтьчеләр ярдәме белән дәвам итә.