Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Анда Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 246 9-11 сыйныф укучысы катнашты. Йомгаклау этабы буенча иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү, Севастополь, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мордовия, Мәскәү, Ростов, Калининград һәм Ленинград өлкәләреннән, шулай ук Краснодар краеннан килгән командалар күрсәтте. Олимпиадада 20 укучы җиңүче, 97 се призер булды.
Олимпиаданың йомгаклау этабы Казанның «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексы территориясендә узды, ул теоретик һәм иҗади турларны үз эченә алды.