Татарстанда планлаштырылган 42 мәктәпнең 34 ендә капиталь ремонт башланды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләренең торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Аерым алганда, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт дүрт республика һәм ике федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлыгы 271 объектны тәртипкә китерү планлаштырыла, моның өчен  7 млрд 843 млн. сум  акча каралган .

42 мәктәпнең  34 ендә подрядчиклар эшкә керешкән. Аларның үтәлеше 11% тәшкил итә. Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау эшләре 92%ка үтәлгән.

Шулай ук тугыз ресурс үзәгенең алтысын төзекләндерү башланды, эшләр 19% тәшкил итә. Дүрт тулай торакның икесе канунлаштырылган. Аларның берсе Казанда урнашкан, аны тәртипкә китерә башлаганнар инде ( 7%  эш башкарылган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International