Жорес Алферов исемендәге шәхси стипендияләр алуга конкурс

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, яшь Россия галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе Президенты грантлары Советы һәм Россиянең әйдәп баручы фәнни мәктәпләре  белән берлектә  физика һәм нанотехнологияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен Ж. И. Алферов исемендәге шәхси стипендияләр алуга конкурс нигезендә сайлап алу башлану турында игълан итә .Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү  2023 елның 27 мартыннан 27 апреленә кадәр Россия Федерациясе Президенты грантлары буенча Совет сайтында grants.extech.ru электрон рәвештә гамәлгә ашырылачак.

Конкурста сайлап алуга йомгак  2023 елның 31 августыннан да соңга калмыйча ясалачак.  Физика һәм нанотехнологияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен Ж. И. Алферов исемендәге 10 шәхси стипендия билгеләү 2020 елның 1 сентябреннән башлап ел саен үткәрелә.  Һәр алучыга ай саен 20 000 сум стипендия каралган.

Конкурс  турында  түбәндәге сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин: https://minobrnauki.gov.ru/documents/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International