Мишустин 2022 елда мәктәп автобусларын сатып алулары турында сөйләде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

4 меңнән артык мәктәп автобусы 2022 елда Россия мәктәпләре өчен сатып алынган, алар авыл җирлеге һәм ерак территорияләр өчен аеруча кирәк, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәт хисабы вакытында пәнҗешәмбе көнне.

"Мәктәп - ул бит диварлар һәм яңа җиһазлар гына түгел. Аларда җиһазлар, дәреслекләр, ярдәмлекләр һәм  интернет булырга тиеш. Алар белән илнең барлык почмакларын да  тәэмин  итәбез. Шуның белән бергә мәктәп автобуслары паркын яңартабыз. Дүрт меңнән артык машина сатып алдык. Эш сәфәре барышында төбәк башлыклары миңа аларның бик  кирәк булулары турында шәхсән әйттеләр. Бигрәк тә авыл җирлеге һәм ерак территорияләр өчен", - диде Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International