2023 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган BUILD SCHOL 2023 VII Халыкара күргәзмәсе узачак.
Катнашучылар яңа форматтагы мәктәп һәм балалар бакчалары проектларын тәкъдим итәчәк: бу биналарда балалар укый, секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөри алачак, монда шулай ук инклюзив киңлек формалаштыру өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Катнашуга гаризалар 5 сентябрьгә кадәр, конкурс эшләре 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска 2 ноябрьдә йомгак ясалачак.
Үткәрү көннәре: 31 октябрь - 2 ноябрь.
Үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, Сәүдә йорты.