14 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар һәм көллият студентлары Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “Белем лигасы: мәктәпләр һәм көллиятләр” Бөтенроссия интеллектуаль турнирында катнаша алалар. Катнашучыларга Россия тарихы, аның милли байлыгы, фән, технологияләр, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге казанышлары турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. Турнир дүрт этапта уза. Ике этап индивидуаль һәм команда сайлап алу мәгариф оешмалары базасында уза, өченчесе - төбәк мәйданчыгында, ә соңгысы – Мәскәүдә.
Беренче онлайн-уенны 15 апрельгә кадәр узарга кирәк.
Җентекле мәгълүмат һәм уеннар расписаниесе «Белем лигасы: мәктәпләр һәм көллиятләр» турниры сайтында, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге турнирда катнашучылар бергәлегендә урнаштырылган.