Казанда Россия компьютер уеннарын күрсәттеләр

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Казанда "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Уенны башла" I Бөтенроссия конкурсы финалы узды. Россиянең 59 төбәгеннән 300 гә якын компьютер уеннарын әзерләүчеләр  үз проектларын жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

Сайлап алу этабы 2022 елның уртасында башланган,  бәйгедә барлыгы 80 меңнән артык кеше катнашты. Әмма финалга бары тик яхшылар гына барып җитте. Алар арасында студентлар да, тәҗрибәле белгечләр дә бар. Алар биремнәр үтәделәр, укулар уздылар, эре технологик компанияләрнең штаб-фатирларында булдылар. Казанда командалар үз проектларын экспертлар алдында якладылар. Уеннарның жанрлары һәм сюжетлары төрледән-төрле, җиңел сәяхәтләрдән алып җитди геосәяси стратегияләргә кадәр. Әмма барлык җитештерүчеләр диярлек Россия чынбарлыгына таянган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International