Ике ел эчендә Казан укучылары 15 тонна пластик шешә һәм алюминий банкалар җыеп эшкәртүгә тапшырганнар. Иң актив экоактивистларны кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Икенчел чималны иң күп җыючы шәһәрнең Совет районындагы 167 нче мәктәп. Укучылар 300 килограммнан артык пластик шешәләр һәм 19 кг алюминий банкалар җыйдылар, шуның өчен бүләккә ноутбук алдылар. Икенче урында Идел буе районының 129 нчы мәктәбе (130 кг ПЭТ һәм 3,5 кг алюминий), өченче урында Авиатөзелеш районының 117 нче мәктәбе (100 кг ПЭТ-шешә һәм 5 кг алюминий банкалары) .
Шулай ук бүләкләрне экология акциясендә актив катнашкан укучыларга да тапшырдылар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.