Татарстан укучылары «Дети рисуют страну»республика рәсем конкурсында катнаша ала

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Конкурсны оештыручылар: «Татарстан» ДТРКның ВГТРК ФДУП филиалы («Россия-1», «Россия-24» телеканаллары).

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ.

Конкурсның максаты: кече мәктәп яшендәге балаларга рәсем сәнгатендә үз тормыш тәҗрибәсен белдерү , балалар иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру, РФ Президенты Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елы идеяләрен популярлаштыру, ТР Президенты Указы белән игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы идеяләрен популярлаштыру һ.б.

Конкурс 2023 елның 24 мартыннан 8 июненә кадәр өч этапта уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International