Мәскәүдә француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Ул илнең 66 төбәгеннән 9-11 сыйныф укучыларын берләштерде, шул исәптән ЛНР һәм ДХР нан да.
Йомгаклау этабы Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университеты базасында узды һәм язма һәм телдән турларны үз эченә алды. Язма турда катнашучылар лексика һәм грамматикага, шулай ук телдән һәм язма текстны аңлау буенча биремнәр башкардылар. Олимпиаданың икенче (телдән) туры укучыларның төрле темага үз фикерләрен белдерүгә юнәлдерелгән.
Олимпиаданы ябу тантанасында 16 җиңүченең һәм 87 призерның исемнәрен игълан иттеләр. Алар барысы да дипломнар алдылар.