Бүген вакытыннан алда бирүчеләр математика буенча БДИ тапшыра

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген, 27 мартта, математика буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.

Вакытыннан алда башкарыла торган имтиханнар Татарстан Республикасы имтиханнарын үткәрүнең ике пунктында үтә.

Математикадан имтиханга  109 катнашучы гариза биргән: 70 кеше 5906 нчы  (Казанның 6 нчы гимназиясе), 39 кеше БДИны 2601 нче ПЭ тапшыра (Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән 37нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Төп дәрәҗәдәге математика буенча 7 кеше имтихан тапшыра, профильле дәрәҗәдәге математика буенча - 102 кеше.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә алачак,  барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/.  Нәтиҗәләр 2023 елның 12 апреленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International