Бүген, 27 мартта, Лениногорскийның 5 нче мәктәп базасында нефть һәм газ сәнәгатенең күренекле стратегы В.Д.Шашин исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференция гадәттәгечә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть-нефть» нефть-газ чыгару идарәсенең «Лениногорскнефть» структур бүлекчәсе, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 2 нче социаль-педагогик комплексы ярдәмендә уздырыла. Быел конференция Татарстан нефтен чыгара башлауның 80 еллыгына һәм Ромашкино нефть ятмасын ачуның 75 еллыгына багышланган. Конференция ике этапта уза. Беренчесе, сайлап алу кампаниясенә быел 150 дән артык эш кабул ителгән. Яклауга укучыларның 121 эше һәм республиканың төрле почмакларыннан 25 эш кертелгән. Эшләрне бәяләү буенча комиссияләр әгъзалары : «Татнефть» компаниясе белгечләре, югары квалификация категорияле мәктәпләр укытучылары, уку йортлары укытучылары, Лениногорск оешмалары җитәкчеләре докладчыларны тыңларга, сораулар бирергә әзерләнәләр,тәкъдим ителгән темаларны яңа яктан ачарга әзерләнәләр.