Россиядә беренче Киберһөҗүмгә каршы тору вузара үзәге эшли башларга әзер

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының терәк вузлары Консорциумы базасында төзелгән киберһөҗүмнәргә (MSP SOC) каршы тору вузара үзәген техник җиһазлау тәмамланды.

MSP SOC дүрт югары уку йорты  базасында оештырылган: А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан федераль университеты (КФУ), Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) һәм Иннополис университеты. Югары уку йортлары арасындагы SOC ның төп бурычы - федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге Россия югары уку йортларының мәгълүмати иминлеге дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International