2023 елның 25 мартында Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «IQ ПФО» студентлары арасында Идел буе федераль округының VIII Интеллектуаль олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Ике көн дәвамында Идел буеның 14 төбәгеннән килгән студентлар алты юнәлеш буенча иң яхшы интеллектуаллар исеме өчен ярыштылар: «Идарә ярышлары», «Парламент дебатлары», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Спорт программалаштыру», «Инженерлык командалары конкурсы» һәм «Робототехника». Шулай ук, алар өчен Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия оештырылды.
Ике көнлек интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы гомуми зачетта икенче урынны алды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. “Робототехника”, “Программирование”, “Инженерлык командалары конкурсы” юнәлешләре буенча Олимпиадада иң яхшы катнашучылар округның әйдәп баручы предприятиеләрендә стажировка узу мөмкинлеген алдылар.