Татарстан Республикасы «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең «Балалар театр коллективлары» номинациясендә җиңде

2023 елның 28 марты, сишәмбе

27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, ИФО иҗтимагый проектының "Театраль Идел буе" балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләре билгеле булды. Барлык төбәкләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Балалар театр коллективлары” номинациясендә 1 урынны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Апуш” балалар театр студиясе алды.

Фестивальнең онлайн-трансляциясе Г.Камал исемендәге театрның «Шарык клубы» татар театры тарихының Интернет мультимедиа комплексы мәйданчыгында узды. Чарада спектакльләрнең режиссерлары һәм актерлары, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Җиңүчеләрне бүләкләү апрельдә Пермьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International