"Сириус" мәгариф үзәгендә "Зур тәнәфес " Бөтенроссия конкурсының дүртенче сезоны старт алды, ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Бу Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык проекты (Росмолодежь), ул "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы линейкасына керә.
“Үзгәрешләр Марафоны” мәйданчыгында конкурста катнашучы мәктәп укучылары һәм көллият студентлары сорауларына Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов җавап бирде.
Ул хәзерге Россия мәгариф системасының укучыларга үз потенциалын ачарга ярдәм итүе турында сөйләде һәм бүгенге укучыларда эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә талантлар үсеше өчен чиксез мөмкинлекләр бар, дип билгеләде. Бу гомуми, өстәмә белем алуга да, төрле инициативаларда катнашуга да кагыла, шул исәптән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Движение Первых» эшчәнлегендә.
Марафонның төп вакыйгаларын онлайн-трансляцияләү, шулай ук чара кунаклары белән интервьюларны 27-28 мартта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" берләшмәсендә табарга мөмкин.