«Татар егете-2023» конкурсында Кукмара районыннан Рәмис Габидуллин җиңүче булды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

«Татар егете-2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу этабында Татарстаннан 100ләп егет катнашты. Җиңүче - Кукмара районыннан килгән Рәмис Габидуллин.

 Әлки районыннан Булат Вәлиев “Тамашачылар мәхәббәте” дигән өстәмә номинациядә җиңде.

Финалда дәгъвачылар, татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм йолаларын белүгә интеллектуаль квизмда катнаштылар, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар, армреслингта иң яхшыларны ачыкладылар һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы темасына кыска гына чыгыш ясадылар.

“Татар егете - 2023” конкурсы Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International