Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция

2023 елның 28 марты, сишәмбе

23 нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесe, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллинның бай мирасын өйрәнү, саклау максатыннан, укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.  Әлеге  конференция республика  күләмендә 2012нче елдан башлап  уздырыла.  2013нче елдан ике елга бер тапкыр уза. Аңарчы озак еллар Саба гимназиясе базасында район күләмендә үткәрелеп килде.  Конференция кысаларында икенче турга узган 100 дән артык эш тыңланды. Алар “Әбрар Кәримуллинның мәдәни мирасы”, “Татар филологиясе”, “Инглиз теле”,  “Рус теле һәм әдәбияты” һәм “Тарих” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Эшләрне бәяләүдә Казан федераль университеты галимнәре Нурмөхәммәтова Раушания Сәгадәтҗановна, Чупрякова Ольга Анатольевна, Коноплева Наталья Вячеславовналар, шулай ук, Саба районы мәгариф идарәсе методистлары һәм районыбызның югары категорияле укытучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International