27 март көнне Яр Чаллыда Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә «Подвигу жить!» республика конференциясенең йомгаклау этабы узды.
Сайлап алу этабына Татарстанның төрле районнарыннан 137 гариза бирелгән. Йомгаклау этабына 7 секция буенча 113 эш узды.
Катнашучылар үз проект-тикшеренү эшләрен, экскурсияләрне, иҗади эшләрне тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның эшләрен югары бәяләде, балалар 1,2,3 дәрәҗә дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.