«Киләчәк фәне - яшьләр фәне » VIII Бөтенроссия яшьләр фәнни форумында һәм «Киләчәк фәне» V Халыкара фәнни конференциясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Чаралар 20-23 сентябрьдә Орелда узачак.
Форум һәм конференция Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы әйдәп баручы галимнәр - мегагрантлар программасы кысаларында оештырылган лабораторияләр җитәкчеләре инициативасы буенча уздырыла. Катнашучылар фәнни ачышлар һәм югары технологияләр белән таныша, дөньядагы әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләрен тыңлый һәм мастер-классларын карый, тәҗрибә уртаклаша алачак.
Катнашу өчен гариза бирергә һәм тулы мәгълүматны 17 апрельгә кадәр рәсми сайтта белергә мөмкин. Конкурска тәкъдим ителгән фәнни проектлар экспертизасы һәм сайлап алу 31 майга кадәр үткәреләчәк. Иң яхшы эшләр авторлары сентябрь аенда финалда фәнни бергәлеккә үз проектларын шәхсән тәкъдим итәчәк.