30 март көнне ТР Иҗтимагый палатаның мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе гражданнарны мәгариф мәсьәләләре буенча кабул итүне оештыра. Татарстанлыларга республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары консультация бирәчәк.
Кабул итү иртәнге 9 дан алып төшкә кадәр, түбәндәге адреслар буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А, 136 нчы кабинет һәм Яр Чаллы, Шамил Усманов ур., 122 нче кабинет (менеджмент академиясе). Шулай ук гражданнар интернет-кабул итү яисә электрон почта аша oprt.tatar@yandex.ru аша мөрәҗәгать итә ала.