Бөтендөнья татар конгрессы грантка ия булды

2023 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт аккредитациясенә ия булган югары белем бирү программалары - бакалавриат программалары,  белгечлек һәм магистратура, аспирантурада (адъюнктурда) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары, ординатура программалары, ассистент-стажировка һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча чит дәүләтләрдән татар диаспорасы вәкилләрен укытуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү буенча җиңүчене  билгеләү турында хәбәр итә.

Сайлап алуны уздыру датасы: 2023 елның 22 марты. Анда «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасының гаризасы каралды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.02.2023 № 208-р әмере белән расланган чит дәүләтләрдән татар диаспорасы вәкилләрен 2022/2023 уку елында укытуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан күләмендәге субсидия алучы дип «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы танылды, аның вәкилләре тиешле килешү төзүгә чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International