Амбассадорлар бергәлеге «Воспитать человека» Бөтенроссия конкурсын оештыра

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Педагог һәм остаз елында «Воспитать человека»   Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләре конкурсының амбассадорлары бергәлеге оештырылачак. Узган елгы конкурс номинацияләрендә эксперт, абсолют җиңүче, җиңүче яки призер Амбассадор булырга мөмкин. 

Амассадорлар эшчәнлеге тәрбия өлкәсен үстерүгә, шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк. Амбассадорлар конкурсның һөнәри бергәлегенә мөмкин кадәр күбрәк белем бирү оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм тәрбия эшчәнлеге алып баручы башка бергәлекләр, шулай ук ата-аналар вәкилләрен җәлеп итәргә тиеш. Амбассадорлар бер елга сайланырга мөмкин.

Барлык амбассадорлар конкурсны оештыручыдан фирма бүләкләре алачак.

Амбассадор булу өчен, "ВКонтакте" социаль челтәрендә «Воспитать человека»   профессиональ бергәлегенең язылырга һәм  3 апрельгә кадәр сылтама буенча катнашырга гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International