"Профессионаллар" чемпионаты финалы Санкт-Петербургта узачак

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалына әзерләнүгә багышланган киңәшмә узды.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, илнең барлык төбәкләрендә төбәк конкурслары старт алды. 

Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов Төньяк башкаланың чемпионатны үткәрүгә актив әзерләнүен билгеләде. Россия Президенты куйган бурычка : икътисадны яңа шартларда квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә басым ясала. Александр Беглов искә төшергәнчә, Россия һөнәри әзерлек системасы иң яхшыларның берсе булды һәм булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International